«Шүрәле һәм Су анасы сезгә Тукай турында сөйләр» дигән китап күргәзмәсе (0+)

20 апрельдән алып 26 апрельгә кадәр Үзәк балалар китапханәсе Чаллы курчак театры холлында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Шүрәле һәм Су анасы сезгә Тукай турында сөйләр» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күргәзмәдә татар язучысының танылган поэмалары, әкиятләре һәм шигырьләре тәкъдим ителде. «Су анасы» спектаклен карар алдыннан, барысы да зур кызыксыну белән әлеге китаплар белән танышты һәм аларны алып укыды.   

Поделиться: